МЕТОДКАБИНЕТ.РФ

Всероссийский педагогический портал

Хузиахметова Роза Шавалеевна, старший воспитатель МБДОУ №67 г.Казань Республики Татарстан

 

“Тукай безнең йөрәкләрдә” («Тукай в наших сердцах»)

Комплексное мероприятие посвященное ко дню рождения великого поэта Г.Тукая

 

 

“Бәйрәм бүген” җыры яңгырый. Залга балалар керәләр һәм тезелеп басалар.

А.Б. Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч – яраткан шагыребез Г. Тукай туган.

 

Колыбель мою, качая, тихо-тихо пела мать,

Подрастая, сказки бабушки я начал понимать… (Г.Тукай)

 

Җыр “Бишек җыры”. (Татар халык көе.  Г.Тукай сүзләре.)

(кызлар бала тирбәткән шикелле, җырлап торалар).

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу,

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып китәр бу.

Йокла улым, йом күзең,

Йом, йом күзең йолдызым.

Кичтән йокың кала да,

Елап үтә көндезең.

 

А.Б. 26 апреля Габдулле Тукаю исполнилось бы 125 лет. Родился он весной. Как много смысла в этом слове. Весна – просыпается природа...

1 бала:     Тып- тып тама тамчылар

Җырлап бәйрәм көенә

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,

Тамчылар да, сөенә.

2 бала:     С первым солнечным лучом

Постучался   праздник в дом.

И от радости сосульки

Зазвенели под окном.

4 бала:    Растаял снег, звенят ручьи,

Запели песни соловьи.

Земля проснулась и цветет

И в гости к нам  Весна идет.

4 бала:  Ал  да  итәрбез  әле,

Гөл дә итәрбез әле,

Матур җырлар җырлый-җырлый

Бәйрәм итәрбез әле.

 

Җыр “ Яз килә”.

Залга малай йөгереп керә.

Малай: Ура! Весна! Я приехал в деревню Кырлай, где жил мой любимый поэт Г. Тукай.

А.Б.Исәнме, малай! Син кем, нишләп йөрисең монда?

Малай: Исәнмесез, здравствуйте! Минем исемем Габдулла, вчесть великого поэта Г. Тукая.

А.Б. Как замечательно1 Какое совпадение! Мы здесь празднуем день рождение Г.Тукая.

Малай: А можно мне с вами? Я так люблю сказки Г.Тукая.

А.Б. Конечно, можно,мой юный друг.

 

Шигырь «Бәйрәм бүген! “

А.Б.          Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу?

Малай:  — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Барысы:      Бәйрәм  бүген, бәйрәм бүген!

А.Б.             Весельем нынче полон мир

Сияньем красок разных

Но от чего так?

Малай:      Знаю я: сегодня праздник, праздник!

1. Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап бүген туган көнеңне

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең “Туган телеңне”.

2. Бүген бакчада – бәйрәм

Бик күңелле көн безнең.

Иртәдән үк кояш көлә,

Бизәп зәңгәр күк йөзен.

3. Тукай шигырьләрен укып

Белем алабыз һәрчак.

Матур әкиятләр укып,

Җыябыз бик күп сабак.

(Шигырь сөйләгәндә малай өстәл артына барып утыра).

 

“Эш беткәч, уйнарга ярый” шигыренә инсценировка.

А.Б. Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый

Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый.

Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен;

Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.

Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш:

Кояш:     И Сабый,әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман;

Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!»

 

Бала:      «Тукта, сабрит, уйнамыйм, уйнасам, дәрсем кала.

Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам,

Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам».

 

Ул, шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә,

Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә.

Өй түрендә шул заман сайрый ботакта Сандугач,

Ул да шул бер сүзне сайрый:

Сандугач: «Әйдә тышка, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,

Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!»

 

Сандугачка каршыга биргән җавабында Бала:

 

Бала: «Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.

Туктале, бетсен дәрес, ди, әйтмәсәң дә уйнарым,

Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!»

 

Ул, шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә,

Бик каты ихлас белән чынлап кереште дәрсенә.

 

Шул вакытта өй түрендә бакчада бер Алмагач

Чакыра тышка Сабыйны:

Алмагач:  «Әйдә тышка, күңлең ач!

Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,

Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!»

 

Алмагачның сүзенә каршы җавабында Бала:

 

Бала: «Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.

Тукта, сабрит аз гына, ди, и кадерле Алмагач,

Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач».

Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсене,

Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны — барсыны.

Чыкты йөгреп бакчага:

 

Бала: «Иә, кем чакырды, дип, мине?

Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеми!»

 

( БАРЫСЫ БЕРГӘ БИИЛӘР)

Чыгып киткәндә аландагы күбәләкләрне куркыталар.

 

“Күбәләкләр” биюе.(Залга малай йөгереп керә. Бер күбәләк аерылып кала.)

Бала белән күбәләк” җыры башкарыла.

 

Бала:

Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр куп очып

Армыйсың син ничек?

Күбәләк:

Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

А.Б.  Кызганычка каршы,күбәләкләр гомере кебек, шагыйрьнең дә гомере бик кыска булган. Ләкин ул безгә гаҗәеп зур байлык – шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр язып калдырган.

Залга малай йөгереп керә.

Малай: Помогите, помогите, спрячьте меня куда- нибудь.

Су Анасы: Что за безобразие твориться у меня на болоте! А это ещё что такое?  У меня украли золотой гребень, а они тут веселятся, и меня даже не пригласили. Ну, вот я решила, не бывать здесь веселью пока мой золотой гребень не отыщите!

А.Б. ребята, а это кто? Из какой сказки она?

А.Б. Ну, что поможем Су Анасы найти золотой гребень? (да).

А.Б. Ну-ка мальчик выходи. Ты зачем украл золотой гребень7

Малай: Я больше не буду, прости меня Су Анасы. (отдает гребень)

Су Анасы: Я прощаю тебя, ну а сейчас все мы можем веселиться. Вы любите играть?

А.Б. конечно любим, и можем научить тебя прекрасной игре. Игра называется «Түбәтәй”.

 

Уен  “Түбәтәй”.

Түб- түб-түбәтәй,

Түбәтәем укалы.

Матур минем түбәтәем

Менә кемдә тукталды.

А.Б. Су анасы, безнең балалар матур итеп бии дә беләләр, әле.

 

Бию: татар халык бию.

С.А.Как весело с вами,спасибо большое, но мне пора в свою сказку, лягушки мои заскучали,наверно, без меня. До свидания, ребята! (уходит)

А.Б.Тукай призывал нас любить Родину, родной язык, природу, людей. Он говорил, что татарский народ найдёт счастье только на земле отцов в единстве с русским народом.

“...С народом Росии мы песни певали,

Есть общее в нашем быту и морали...

Вовеки нельзя нашу дружбу разбить

Нанизаны мы на единую нить, - писал Г.Тукай.

1 бала:  Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел!

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле татлы тел!

2 бала: “Әнкәм “-  диеп әниемә

Туган телдә эндәшәм.

“Балам”- диеп әни миңа

Туган телдә эндәшә.

 

Җыр:  “ Туган телем”.

 

Шүрәле: У как больно, как больно! У-У-у кто- нибудь!!! (садиться и плачет)

А.Б.  Ребята, а кто это и из какой он сказки?(дети отвечают) Шурале, что случилось?

Шүрәле:  Пальцам больно, прищемил их Прошлый год,

Ай, умру, беда какая, жизни я своей не рад!

А.Б. Шурале ты хотел творить зло, поэтому был наказан.

Шүрәле:  Отпусти, избавь от боли, поклянусь тебе душой-

Никого теперь не трону из родни твоей большой!

А.Б. Ребята, поверим Шурале? (да)

Шүрәле:  Мне в моем лесу сказали, что помощь мне могут только люди, поэтому я к вам и пришёл.

А.Б. Ребята, поможем  Шурале?

А.Б. Шурале, наши ребята про тебя песню знают. Сейчас они её споют. И тогда наверно твои пальцы освободяться.

 

Жыр “Шүрәле”.

 

Шүрәле: (освобождает пальцы) Спасибо вам, ребята, вы мне помогли. Больше никогда никого не обижу, даю вам слово. С вами мне очень весело, но нужно вернуться в лес, меня другие Шурале ждут. А в благодарность, это бревно вам оставляю (уходит).

А.Б. Ребята, шурале нам оставил бревно. Ой, оказывается оно не простое. Внутри что-то есть ( достает угощения). Ай да, Шурале, ай да молодец! Мы их заберём в группу.

1 бала:       Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

“Су Анасы”, “ Шүрәлеләр”-

Безнең дуслар барсы да.

2 бала:   “Туган тел”не яттан сөйләп,

Үсеп җиткәнбез шулай.

Барлык татар балалары

Ярата сине, Тукай!

3 бала:        Әле укый белмәсәк тә,

“Туган тел”не җырлыйбыз.

Бу  Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр, дибез.

А.Б.            Нинди таныш моңлы көй бу?

Тукай җыры “Туган тел”.

Истән бердә чыкмый торган

Халык көе “Туган тел”.

 

Җыр “Туган тел”.