МЕТОДКАБИНЕТ.РФ

Всероссийский педагогический портал

Бахтеева Гульчачак Фоатовна, учитель татарского языка и литературы МБОУ «СОШ №127» г.Казань Республики Татарстан

 

Тукай эзләре буйлап

 

 

Дәреснең максаты:

1. укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен үстерү; балаларны татарча актив аралашуга тарту һәм аралашуга омтылышны арттыру;

2.  Казанда Г.Тукай исеме белән бәйле урыннар белән танышу;

3.  Балаларга татар hәм рус телләренең бөеклеген төшендерү,

халыкның мәдәни казанышлары нигезендә укучыларның милли үзаңын үстерү, татар һәм рус халкының күптәннән килгән дуслыгын, бердәмлеген төшендерү.

Дәрес тибы. Белемнәрне гомумиләштерү.

Дәрес төре. Дәрес –презентация

Материал: Ибраһим Нуруллин “Кырлай авылыннан шагыйрь”әсәре

“Татар теле” Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова, 11 нче сыйныф.

“Мәгариф” журналы, 2010 ел.

Җиhазлау: Г.Тукай, А. Пушкин, М.Лермонтов портретлары. Плакат- эпиграфлар (ике телдә дә)

Г.Тукай “Шигъре Лермонтов вә Пушкин- олуг саф диңгез ул”;

Г.Тукай “Образцами мне Пушкин и Лермонтов служат”.

“Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай- өч йолдыз ул”

Г.Тукай, А. Пушкин җыентыклары.Укучылар белән Казанның Тукай белән бәйле урыннарына барып, бу дәрес алдыннан презентация төзелә.

 

Дәрес барышы:

 

I. Оештыру моменты

Хак тәгалә әмре белән җиргә

Раушан йолдыз иңде

Бу сәгатьтә Кушлавычта

Дөньяга бер шагыйрь килде

 

Әйе, Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев ел фасылының иң матур чагы- яз аенда дөньяга килгән “Бала вакыты- ятимлек, яшьлек чагы үгилек. Бөтен гомере- бишектән үлгәнчегә кадәр- бәхетсезлек юлы. Г.Тукайның бөтен тормыш юлын без аның “Исемдә калганнар” әсәре буенча укып беләбез.

 

II. Яңа белем күнекмәләрен булдыру

Әйдәгез әле укучылар бүген Казанның Тукай белән бәйле урыннарын тагын бер тапкыр урап кайтыйк.

Сәяхәтебезне Ирек мәйданыннан башлыйк әле. Без Муса Җәлил исемендәге татар Дәүләт Опера hәм балет театры янында. Г.Тукай hәйкәленә карап торабыз. Шушы hәйкәл янында ел саен 26 нчы апрельдә, Г.Тукайның туган көнендә шигырь бәйрәме үтә.Ә опера театырының икенче ягында бөек рус шагыйре А.С.Пушкинга hәйкәл куелган. Бу ике hәйкәлнең бергә торуы очраклы гына түгел. Г.Тукай рус классында да укып, рус әдәбияты белән таныша hәм Пушкин, Лермонтов, Толстой әсәрләре белән рухланып, зур иҗатка аяк баса. Тукайның мондый юллары бар:

Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам

Әкрен- әкрен генә югарыга үрләп барам

Димәк укучылар, Пушкин үз иҗаты белән рус әдәбиятына нигез сала, ә татар әдәбияты Тукайдан башлана.

Ә хәзер без Пушкин урамы буйлап Тукай мәйданына төшәрбез. Анда нинди биналар бар икән? Укучылар әйтә: “Татарстан” кунакханәсе hәм дә Г.Тукайга hәйкәл. Ул 1958 елда куелган.

Инде юл аша чыгып аз гына аска төшеп Татарстан урамы 8 нче йорт янында тукталыйк. Анда мемориаль такта.

1нче укучы укый:

Бу бинада 1911- 1915 нче елларда татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев эшләгән.

Укытучы:

Биредә “Сәйяр” труппасы үзенең спектакльләрен күрсәткән. Тукай артистлар белән аралашып яшәгән.

Тагын бер квартал аска төшәбез. Ниhаять Тукай урамына да килеп җиттек. Ул юкка гына бөек шагыйрь исемен йөртми. Бу урам шагыйрьнең журналистик хезмәте белән бәйле. Тукай нинди газетада эшләгән әле укучылар? Әйе, “Әльислах”.  Шушы йортта күренекле язучы, Тукайның якын дусты Ф.Әмирхан газетаның редакторы булган.

Тукай кинотеатрыннан ерак түгел бик матур бина бар. Укучылар, бу нинди бина? Әйе, Г.Тукай музее. Г.Тукай музее 1986 нчы елның 11 июнендә ачылды. Музейда шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән бәйле бик күп экспонатлар, документлар, китаплар саклана.

Экскурсиябез ахырында без кабат шәhәр үзәгенә кайтабыз. Бу юллардан Тукай җәяү узгандыр. К.Нәҗми, Н.Островский урамнары чатында ике катлы бина бар, бу революциягә кадәр Клячкин больницасы булган (хәзер ГИДУВ кафедрасы).

1913 нче елның 15 апрелендә шушы больницада Г.Тукайның гомере өзелә. Якты дөньяда 27 ел гына яшәп, иҗат итсә дә аның әсәрләрен халык үз итте, яратты, ярата  hәм яратачак.

Укучылар без Г.Тукайның биографиясе белән таныш, ягез әле сөйләп үтик.

Укучы сөйли:

Г.Тукай 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Кушлавыч авылында дөньяга килә. Габдуллага 5 ай тулганда аның әтисе үлә. Сабый бала Шәрифә карчыкка асрамага бирелә. Саснага кияүгә киткән әнисе Габдулланы үз янына алдыра. Ләкин аның әнисе үлеп китә. Бу вакытта Габдуллага 3 яшь тугыз ай гына була. Дүрт яше дә тулмаган баланы Өчилегә- әнисенең атасына озаталар. Ләкин ул бу гаиләгә сыймаган. Шулай итеп, баланы Казанга озаталар. “Асрамага бала бирәм, кем ала?” Ямщик печән базарында әнә шулай кычкырып йөри. Аны яңа бистәдәге Мөхәммәтвәли исемле сәүдәгәр алып китә. Бу – бишенче гаилә. Ләкин анда 2 ел чамасы торгач Габдулланы алган кешеләр авырый башлый hәм малайны яңадан Өчилегә җибәрәләр.

2 нче укучы:

Өчиледән Габдулланы Кырлай кешесе Сәгъди абый алып китә. Кырлайның табигате бик матур була. Аның алдагы тормышында, язучы булып китүендә бу авылның роле зур була.

Аннан Габдулланы Җаектагы апасы белән җизнәсенә Уральскига алып китәләр. Аны анда “Мотыгия” мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Ул мәдрәсә каршында оешкан рус классына да укырга йөри. Рус поэзиясен өйрәнә. Пушкин, Лермонтов, Кольцов әсәрләрен укый.

1907 нче елда ул Казанга кайта, hәм үзенең берсеннән- берсе матур шигырьләрен иҗат итә.

1913 нче елның 15 апрелендә Г.Тукай дөньядан китә.

 

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Укытучы:

Укучылар бүгенге дәрес сезгә бик күп мәглүматлар биргәндер дип беләм. Хәзер бүгенге дәрес буенча мин сезгә сораулар бирәм, ә сез җавап бирерсез.

1. Казанда Г.Тукай исеме белән бәйле нинди урыннарны белдек?

(Ирек мәданы, Тукай мәйданы, Тукай hәйкале, Тукай музее, Тукай урамы, Тукай кинотеатры).

2. Тукай, Пушкин  hәйкәлләре кайларда урнашкан?

(Муса Җәлил исемендәге опера hәм балет театры янында.,шәhәр үзәгендә.)

3. Татарстанда шигырь бәйрәме ни өчен 26 апрельдә үткәрелә?

(Тукайның туган көне).

4. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе кемнәргә бирелә? hәм сез кемнәрне беләсез?

5. Казанда Тукай музее кайчан ачылган?

(1986 елның 11 июнь).

6. Тукай музее тагын кайда бар?

(Кырлайда)

7. Аның нинди әсәрләрен беләсез?

8. А.С.Пушкинның нинди әсәрләрен беләсез?

Укучылар сез Г.Тукай исеме белән бәйле урыннарны, аның биографиясен, музейлары, әсәрләре турында күп нәрсәләр беләсез. Тукайның “Су анасы” әсәрен чагылдырган скульптура Бауман урамында урнаштырылган.

Тукай яшәсә, татар халкы яшәр. Әйе Тукай гомере язлар белән яши. Яздан аерып булмый, Тукайны!

Г.Тукайның “Туган тел” җыры тыңлана.

 

IV Йомгаклау

ТЕСТ

1.Тукай мәйданында Г. Тукайга һәйкәл куелган ел:

А) 1980

Б) 1958

В) 1913

2. Тукай аралашкан артистлар труппасының исеме:

А) Идел

Б) Сәйяр

В) Казан

3. “Әльислах” газетасының редакторы:

А) Ф.Әмирхан

Б)  Г.Ибраһимов

В) Г. Тукай

4. Шигырь бәйрәме үткәрелә:

А) Г. Камал театры янында

Б)  Г.Тукай һәйкәле янында

В) Г. Тукай музеенда

5. Г.Тукай туган авыл:

А) Кырлай

Б) Кушлавыч

В) Яшел Үзән

6. Г.Тукай рус классына кайда укырга керә?

А) Казанда

Б) Уральскийда

В) Мәскәүдә

7. Г.Тукай һәйкәле кайда урнашкан?

А) Кремль янында

Б) Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры

Янында

В) Бауман урамында

Дәреснең максатында күрсәтелгән төп төшенчәләр үзләштерелүе билгеләнә.

Өй эше Г.Тукайның 1 шигырен ятларга

Билгеләр кую.

 

Вложения:
Скачать этот файл (Бахтеева Г.Ф. - Тукай эзләре буйлап.doc)Бахтеева Г.Ф. - Тукай эзләре буйлап[Скачать с портала]